Бакчачы почмагы
12 Сентября 2023, 10:47

Алма бакчасында эшләр күп әле...

Соңга калмыйча куак һәм агачлар төбенә ашламалар кертегез.

Алма бакчасында эшләр күп әле...Алма бакчасында эшләр күп әле...
Алма бакчасында эшләр күп әле...

Сентябрь – яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җыю вакыты. Бу айда соң өлгерүче алмалар һәм грушаларны җыеп алалар. Шулай ук кызыл миләш, көзге сливалар җыела. Уңышны аскы ботаклардан җыя башлап, өскә табан күтәреләләр. Соңгы сорт җимешләр (кышкы) озайлы вакытлар саклана, димәк, аларны озак саклар өчен уңайлы урынны алдан кайгыртырга кирәк.

   Соңга калмыйча куак һәм агачлар төбенә ашламалар кертегез. Җимеш бирүче үсентеләр көзгә арып, хәлсезләнә төшә, димәк, бу чорда аларны тукландырырга кирәк. Көзен туфракка азотлы ашламалар кертмиләр, юкса яфрак һәм яшь ботакларның үсешкә кузгалуы мөмкин. Ә менә калийлы һәм фосфорлылары белән сыйларга кирәк. Моның өчен бүген бакчачылар өчен кибетләрендә “көзге” минераль комплексларны сатып алырга мөмкин. Шулай ук көл, суперфосфат, “сернокислый” һәм хлорлы калий кулланырга кирәк.

Фото: ofazende.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас