Бакчачы почмагы
11 сентябрь 2023, 07:19

Сентябрьдә бакча эшләре

Сентябрьдә инде күпчелек яшелчә-җимешләр җыеп саклауга куелган, кышкылыкка дип ябылган банкалар базларга төшерелгән, җәйге чәчәкләр дә киләсе мизгелгә кадәр саубуллашкан була.

Сентябрьдә бакча эшләреСентябрьдә бакча эшләре
Сентябрьдә бакча эшләре

Сентябрьдә инде күпчелек яшелчә-җимешләр җыеп саклауга куелган, кышкылыкка дип ябылган банкалар базларга төшерелгән, җәйге чәчәкләр дә киләсе мизгелгә кадәр саубуллашкан була. Ләкин, эшләр әле күп, шулай булгач, салкын төннәр һәм беренче көзге яңгырлар безнең эшләргә киртә булырга тиеш түгел, дуслар. Киләсе елгы уңыш өчен бүгеннән тырышлык салу мөһим.

                                      Яшелчә бакчасында

   Күпләр яшелчәләрне һәм яшел тәмләткечләрне көннәр тәмам салкынайтканга кадәр түтәлдән өзеп ашарга ярата. Аларга киңәш шул: кырау төшәрдәй төннәрдә түтәл өстенә спанбонд яки пленка каплагыз, иртән ачыгыз. Төнгелеккә шулай ук парник һәм теплицаларның ишекләрен ябыгыз, чөнки салкыннар андагы яшелчәләрнең үсешен туктата һәм тәмен ала.

   Сентябрьдә бәрәңге алына һәм саклауга салына. Бердән, яфраклары корыганнан соң бүлбеләр үсүдән туктый, икенчедән, туфракта яшәүче корткычлар һаман да ашарга ризык эзли, димәк чокырга вакыт! Шулай ук көзге яңгырларда  бәрәңге казып-җыю да күңелле эш түгел. Сентябрь ахырына кадәр кишер, чөгендер, торма, шалкан һ.б. да җыеп, саклауга салына.

  Фото: dom-v-sadu.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас