

Бәлки бу киңәш ярдәм итәр...
Кәбестә – бакчадан иң ахырда җыеп алына торган яшелчә. Күп утыртып, дөрес тәрбияләсәң мул уңыш бирә ул. Ләкин мул уңышны җыеп алу гына түгел, аны саклыйсы да бар бит әле. Тәҗрибәле бакчачылар нинди киңәшләр бирә?
Бакчачылар киңәше.
Киптерү.
Язга кадәр шикәр кебек ап-ак булып саклансын өчен кәбестәне күчәне белән җыярга кирәк. Болай иткәндә яшелчәнең сусыллыгы югалмый. Саклауга куйганчы, кәбестәләрне 7–12 көн дәвамында җиләсрәк урында (әйтик, абзар яисә верандада) тотарга кирәк. Монысы кайбер бакчачылар игътибарыннан төшеп кала һәм шуңа күрә яшелчә бик тиз череп әрәм була. Шуннан соң инде аларның кайсыларына черек керүен, яки бөҗәкләрдән зыян килүен өске яфракларыннан җиңел генә күрергә мөмкин. Аннары баз киштәсенә уртача зурлыктагыларын төшереп куярга мөмкин. Артык эре булмаган башларның сусыллыгы да, тәме дә әйбәтрәк саклана.
Калганнарын тозлап, маринадлап куярга, яки аш-су өчен кулланырга була.
Фото: mykaleidoscope.ru, ketokotleta.ru