Бакчачы почмагы
4 август 2023, 10:27

Эт эчәген бетереп буламы?

Үзәкләргә үтте бу чүп үләне...

Бу чүп үләне иртә яздан алып кара көзгә кадәр күпләрнең үзәгенә үтә. Чүп үләннәреннән, шул исәптә эт эчәгеннән  дә котылу максатында, кайсыбер уңганнар көзен бакчаларына сидератлар (мәсәлән, арыш) чәчә. Арыш чәчеп котылып булмасмы икән шул эт эчәгеннән?



Сорауга бакчачы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, күршебез Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:
— Арыш чәчеп, эт эчәгесен берничек җиңә алмыйсыз. Шуның өстенә бу көзге культура, ул бик яхшы кышлый, язын бакчаны сукалаганда барысы да үлеп бетмәячәк, бәрәңге арасында чүп үләне кебек үсәчәк.
Эт эчәгесе — тамырдан үрчи торган чүп үләне. Аны хәлсезләндереп кенә җиңеп була. Иң мөһиме — бу эшне яздан башларга һәм туктаусыз алып барырга. Эт эчәгесен җәй дәвамында яшел яфракларын үстерергә мөмкинлек бирмичә утап торырга кирәк. Бер елда бар бакчаны шулай утап тору авыр. Шуңа бер елны бакчаның бер өлешен чүп үләненнән чистартам, киләсе елны башка урынга күчәм.
Шунысына басым ясыйсым килә: бер урынны чистарта башлагансыз икән, эшне азагына кадәр җиткерегез, хәлсезләнгән, күренмичә калган бер үренте дә тиз арада көч җыеп, үрчергә җитешә. Шуңа бу эш җентекләп эшләүне таләп итә.
Икенче юл: “Раундап”, “Торнадо”, “Глифосат”, “Ураган” кебек гербицидлар куллану. Бу гербицидлар яфрак аша тәэсир итә, бәрәңге яфрагына тисә, аны да корыта. Температура югарырак булган саен гербицид яхшырак эшли. Димәк, көз җылы торып, бәрәңгене алганнан соң да эт эчәгесе үсүен дәвам итә икән, бу гербицидларны сиптерергә мөмкин. Сиптергәннән соң эт эчәгесен чапмагыз, 7-15 көн эчендә гербицид тамырларга үтеп керә, яфраклары саргая һәм үсемлек корый. Һава торышы җылырак булган саен бу процесс тизрәк бара.
Тагын бер юл: бәрәңгене соңрак, май азакларында утырту. Эт эчәгесенең тишелеп чыгып үсүен, яхшылап яшелләнүен көтәргә һәм гербицид сиптерергә була. Яфраклары саргаймыйча, бәрәңге утыртырга ярамый. Югыйсә эт эчәгесен җиргә күмеп куясыз, аның тәэсире кими.
Бу гербицидлар яфрак аша гына тәэсир итә. Туфракка эләккән гербицид утыртылган бәрәңгегә зыян салмаячак. 

Чыганак: "Ирек мәйданы" гәзите. 

Читайте нас