Бакчачы почмагы
25 июль 2023, 08:26

Июльдәге кичектергесез эшләр

Июль – тәмле җиләкләр өлгерә торган вакыт. Җиләк куакларын ашларга өлгерегез. Туклыклы матдәләр җитешмәү уңышның сыйфатында нык чагылачак. Әгәр бакчагызда кура җәләге, карлыган һәм крыжовник үсә икән, алар макро һәм микроэлементларга кытлык кичермәсен өчен барсын да эшләргә тырышыгыз.

Июльдәге кичектергесез эшләрИюльдәге кичектергесез эшләр
Июльдәге кичектергесез эшләр

Июль – тәмле җиләкләр өлгерә торган вакыт. Җиләк куакларын ашларга өлгерегез. Туклыклы матдәләр җитешмәү уңышның сыйфатында нык чагылачак. Әгәр бакчагызда кура җәләге, карлыган һәм крыжовник үсә икән, алар макро һәм микроэлементларга кытлык кичермәсен өчен барсын да эшләргә тырышыгыз.

Дым җитешмәү файдалы элементлар җитешмәүдән дә начаррак нәтиҗәләргә китерәчәк, шуңа күрә агач һәм куакларга даими су сибегез. Июль элек-электән елның иң кызу ае дип исәпләнә, шуңа су сибүгә җитди карарга кирәк. Суны түбәндәге норманы кулланып сибәләр:

Зур куакка – 3-4 чиләк;

3-5 яшьлек агачка – 5-8 чиләк;

Яшь куакка – 1-2 чиләк (10-20 литр);

Уңыш бирүчегә – 3-5 чиләк;

7-10 яшьлек агачка – 12-15 чиләк.

Фото: supersadovnik.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас