Бакчачы почмагы
21 июнь 2023, 09:47

Чүпкә ирек бирмәгез!

    Туфракны даими йомшарту дымны саклауга булышлык итә, кислород белән баета, чүп үләннәрен тизрәк юк итәргә булыша.

Чүпкә ирек бирмәгез!Чүпкә ирек бирмәгез!
Чүпкә ирек бирмәгез!

Туфракны даими йомшарту дымны саклауга булышлык итә, кислород белән баета, чүп үләннәрен тизрәк юк итәргә булыша.

   *Кояш һәм җылыга бакчачылар гына түгел, чүп үләннәре дә шатлана. Шуңа күрә, июнь аенда бакчадагы иң зур эшләрнең берсе – чүп утау.

*Июньдә төнге кыраулар булуы мөмкин. Әгәр алдан сизелсә, җиләк, яшелчә түтәлләрен төнгелеккә ябыгыз.

*Яңгырлар яумаганда яшелчә культураларына, җиңелчә ашламалары белән чиратлаштырып, суны даими сибәргә кирәк.

    Быел күп укучыларыбыз май башында ук утырткан кишер һәм чөгендер орлыклары шытып чыкмаганга борчылып шалтырата. Кабаттан чәчергә туры килде инде, ди алар.

Бу чорда төрле чирләр һәм корткычлар активлаша, аларны кул белән җыеп яки хәвефсез препаратлар кулланып торыгыз.

   Фото: botanichka.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас