Бакчачы почмагы
16 июнь 2023, 05:46

Суган чебене тынгы бирмиме?

     Сарымсак һәм суганның кыяклары 5-10 см. булып үскәч тә тәҗрибәле бакчачылар суган чебене белән уңышлы көрәшү өчен аларга тозлы су сибәргә киңәш итә (10 литр суга 100 грамм тоз).

Суган чебене тынгы бирмиме?Суган чебене тынгы бирмиме?
Суган чебене тынгы бирмиме?

     Сарымсак һәм суганның кыяклары 5-10 см. булып үскәч тә тәҗрибәле бакчачылар суган чебене белән уңышлы көрәшү өчен аларга тозлы су сибәргә киңәш итә (10 литр суга 100 грамм тоз).

    Түтәлгә башта чиста су сибәләр, аннан тозлысын суганнар төбенә сибеп чыгалар. Мондый эшкәртүне 10 көн аралык белән 3 тапкыр үткәрергә киңәш ителә. Ай ахырында сарымсакның кыяк очында “стрелка”лар барлыкка килә, аларны сак кына сындырабыз яки җыеп алабыз (әйткәндәй, болардан тәмле дә, файдалы ла кабымлык ясарга киңәш ителә. “Стрелка”ларны җыеп, иттарткыч аша үткәрәбез дә, тоз өстәп, банкага тыгызлап тутырабыз, капрон капкач белән ябабыз. Состав суыткычта яхшы саклана. Кирәктә бераз бүлеп алып, майонез өстәп, икмәккә ягып ашасагыз, телегезне йотарлык кабымлык әзерләвегезне аңларсыз).

Фото: diz-cafe.com/sad-ogorod

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас