

Колорадо коңгызыннан котылу өчен, химик чаралардан тыш, халык ысуллары да нәтиҗәле:
– корткычларны кул белән җыеп алыгыз: аларны тоз эремәсе салынган цинк чиләккә җыеп барыгыз да юк итегез;
– бәрәңге сабакларын көл, яки кукуруз оны, йә булмаса коры гипс белән эшкәртегез. Аларны дымлы яфракларга сибү дөрес. Кортлар бу “күчтәнәчне” ашап, ике-өч көннән үләләр. Чәчәк атканчы, ике атнага бер тапкыр кабатлагыз. Аннары – һәр атна саен;
– бәрәңге корты тәмәке үсемлеген яратмый. Буразналар арасына шуны утыртыгыз. Кортлар шуның белән сыйлана да үләләр;
– бәрәңге сабакларын үлән төнәтмәләре белән эшкәртегез (канлы үлән, әрем, помидор сабаклары).
-бер пачка коры горчицаны бер чиләк суга салып болгатабыз да, бер стакан (100 грамм) 9 процентлы уксус өстибез. Шул катнашманы бәрәңге сабаклары өстенә сиптерәбез.