Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
27 Май 2023, 15:06

Эссе көннәрдә туфракны мүлчәләү кирәк!

Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр дә диярлек бар.

Эссе көннәрдә туфракны мүлчәләү кирәк!
Эссе көннәрдә туфракны мүлчәләү кирәк!

Куаклар, җимеш агачлары, күпьеллык чәчәкләрнең төпләрен мүлчәләргә кирәк. Моны яңа компост, черемә, яхшы бакча туфрагы белән эшләргә мөмкин. Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр дә диярлек бар.

*Бакчадагы туфракны гел йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып торыгыз, аларга орлыкланырга юл куймагыз.

*Бу айда бакчада очрый торган чирләр һәм төрле корткычлар белән көрәш алып бару мөһим. Җимеш агачлары һәм куакларын химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә. Бал кортларын харап итмәү өчен, ядохимикатларны кулланмаска тырышыгыз.

* Үсентеләрне зарарсызландырыр өчен тәҗрибәле бакчачылар ылыслылар, тузганак, тырнакгөл, сарымсак, горчица һ.б. төнәтмәләреннән файдалана. Куерган бакча өчен болар иң яхшы көрәш чаралары.

Фото: flowertimes.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: