Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
14 Май 2023, 12:09

Хәзер күрше агачыннан алма өзәргә ярый

Бу мәгълүмат - шәхси торак һәм бакча хуҗалары игътибарына.

Әгәр агачлар билгеле бер бакча кишәрлеген саклый торган койма артына утыртылган булса, алар бакчачы милке дип саналмый. Мондый агачлардан закон буенча җимешләрне җыеп алырга мөмкин, моны теләгән һәркем эшли ала, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү янындагы бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин.

Койма артындагы территория муниципалитетка яки юридик затка - бакча ширкәтенә карый ала, дип билгеләп үтте Чаплин. “Закон нигезендә, милекченең бу җирне куллануга комачауларга хокукы юк. Димәк, сез үзегез койма артына чия яки кура җиләге утыртсагыз да, закон буенча теләгән һәркем агачлардан җиләкләрне җыя ала, чөнки бу инде сезнең җирегез түгел”, – ди Никита Чаплин.

Әгәр күрше агачлары кишәрлекне күләгәли икән, милекчеләр аларны кистертә ала, дип өстәде депутат. Һәр төбәкнең үз нормативлары бар, әлбәттә, анда күрше кишәрлек чикләренә кадәр агачларны нинди арада утырту мөмкинлеге күрсәтелә.

Депутат закон буенча шәхси торак һәм бакча йортлары хуҗалары койма янындагы территорияне күзәтеп торырга бурычлы, аерым алганда,  җир дача хуҗасыныкы булмаса да, ул анда агулы балтырган үсүенә юл куймаска тиеш, дип тә өстәде. 

Чыганак: ria.ru

Читайте нас: