Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
13 Май 2023, 22:03

Сарымсак кыягы ник саргая?

Моның сәбәпләре берничә булырга мумкин.

Сарымсак кыягы ник саргая?
Сарымсак кыягы ник саргая?

Көздән утырткан сарымсаклар яхшы гына кышлап үсеп килгәндә кыягының очлары саргая башлый. Беренче сәбәбе май аендагы салкыннар булырга мөмкин. Салкын һава аркасында ул җирдәге файдалы макро – микроэлементларны үзләштерә алмый. Тагын бер сәбәбе – корткыч бөҗәкләр. Сарымсак кыягы дым җитмәсә дә саргая.

Нәрсә белән ашларга?

Авыл җирлегендә тирес яки тавык тизәген төнәтеп  сибәргә кирәк.

Моның өчен 10 литр суга 1 кг тирес алына һәм өч көннән соң сибәргә кирәк. Дачада яшәүчеләргә тирес яки тавык тизәге табу читенрәк булырга мөмкин. Бу очракта мочевина  минераль ашламасын кулланырга була. Ул 10 литр суга 2 аш кашыгы нисбәтеннән алына. Мин үзем нашатырь спиртын кулланам. Чөнки аның белән эш итүе җиңелрәк. 10 литр суга 2 аш кашыгы спирт салына. Ун көннән соң кабатларга кирәк. Азот җитешмәү дә саргайта аларны. Бу очракта утын көлен кулланырга кирәк. Сарымсак рәт араларын йомшартып чыгарга да 10 литр суда бер стакан көл сыеклап сибәргә тәкъдим итәм. Әгәр бакчагызда туфрак ачылыгы артык булса аммиак яки калий селитрасы кулланырга була. Шулай ук, 10 литр суга 2 аш кашыгы салып сыекларга. Салкыннар кабатланып торса “Эпин”, “Циркон»,» Янтарь кислотасы” кебек берәр стимулятор бөркергә кирәк.

Әгәр дә ашлаганнан соң да кыяклар яңарып китмәсә аларны корткыч бөҗәкләр зарарлап торуы ихтимал. Аларга каршы төрле үлән төнәтмәләре әзерләргә була. Мәсәлән суган кабыгы, әрем яисә кычыткан төнәтмәсе, тәмәке тузаны һәм махорка кулланырга була. Үлән төнәтмәләре 10 литр суга 3 кг үсемлек салып ясала һәм өч көннән соң сибәргә була. 10 литр суда 200 грамм тоз эретеп сибү дә яхшы нәтиҗә бирә. Шушы ук ысулны суган кыяклары саргайганда да кулланырга кирәк.

Түтәлләрне иренмичә, вакытында караганда гына мул уңышка ирешеп була. Сезгә, нәкъ шуны теләп калабыз.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: