Елның-елында кура җиләгегез зур уңыш биреп сөендерәме? Җәен уңыш аларны сындырмасын һәм җиргә имәсен өчен, кура җиләк ботакларын бәйләп куялар. Гадәттә, бәйләүнең өч төре кулланыла: шпалера, җилпәзә һәм казык ысуллары.
*Казык ысулында ботакларны куак уртасына диярлек җиргә кагып кертелгән казыкка бәйлиләр.
*Шпалера ысулында (бу иң яхшысы исәпләнә) рәтләр буйлап урнаштырылган баганаларга ике-өч рәт тимерчыбык сузалар һәм шуларга кура җиләге сабакларын бәйләп куялар.
*Җилпәзә ысулын кулланыйм дисәгез, куакның ике ягына да 1,2-2 метр биеклектәге казыклар кагыгыз, аларның һәркайсына күрше булып үскән ике куак кура җиләгенең яртышарын бәйләп куегыз.
Фото: wiki-dacha.ru