Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
2 Май 2023, 14:40

Кишер утырттыгызмы әле?

Бу ай – яшелчәләр һәм төрле декоратив культураларны туфракка утырту чоры.

Кишер утырттыгызмы әле?
Кишер утырттыгызмы әле?

Бу ай – яшелчәләр һәм төрле декоратив культураларны туфракка утырту чоры. Быел яз иртә килде һәм бакчачылар, әле җир дымлы чакта дип, күпчелек яшелчә орлыкларын апрель ахырында ук чәчәргә ашыкты. Кемнәр өлгермәгән – бәйрәмнәр чорында утыртырга бик вакыт! Алдан чәчәргә өлгерүчеләр бу көннәрдә инде артык куе утыртылган суган, салат һ.б. яшел культуралар түтәлләрен сирәкли башлагандыр. Кемнеңдер май бәйрәмнәренә редис, кузгалак, яшел салат, укроп, суганы өлгергәндер. Ләкин... май аенда салкыннарның кире әйләнеп кайту мөмкинлеге турында һич тә онытырга ярамый. Әнә шул салкыннар үткәннән соң гына барсын да туфракка чәчәргә мөмкин дигән сүз.

                    Яшелчә культураларын халык сынамышларына нигезләнеп утырталар:

*Чаганнарда алкалар күренгәч тә, чөгендер утыртыла;

*Усак чәчәк атуга – кишер чәчәр вакыт җитә;

*Каеннарда яфраклар күренүгә – бәрәңге чәчелә.

   Фото: botanichka.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: