Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
1 Май 2023, 15:30

Керпене коткардык...

Кичә соң гына бакчага килдек...

Керпене коткардык...
Керпене коткардык...

Кичә соң гына бакчага килдек. Инде май бәйрәме дә җитте, ишек алдындагы ясалма буачыкка су тутырып, фонтанны кабызыйк, ихатага ямь кертик әле дип, әлегә буш булган буачыгыбызга күз салсак... анда зур гына керпе утыра.

   Пластмассадан эшләнгән зур савытка төшкән дә, чыга алмый утырган инде, мескенем. Шунда ук күтәреп алып, алдына җылы сөт-икмәк салдык. Курыкмый да үзе, төймәдәй матур күзләрен яшерми, туп-туры карый. Ачыккан да булгандыр инде: башта рәхәтләнеп ашады, аннан ашыга-ашыга үз юлы белән китеп тә барды бу.

   Ярый әле, буачыкны моннан ике көн элек кенә консервациядән ачып, чистартып киткән идек, тиз урап килдек. Озак көннәр кояш астында утырса, ни белән бетәр иде... Димәк, керпебез “тозакта” озак утырмаган. Бәлки, өнендә үзен балалары көтә торгандыр, әнә ашыкты бит...

Автор фотосы.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: