Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
28 апрель 2023, 11:32

Бәрәңге утырту серләре

   Бәрәңгене баздан яктыга чыгарырга вакыт җитте.

Бәрәңге утырту серләре
Бәрәңге утырту серләре

   Бәрәңгене баздан яктыга чыгарырга вакыт җитте.

   Бәрәңгене безнең якларда, гадәттә, 9 майларда, җир җылынгач утырталар. Тәҗрибәле бакчачылар бәрәңгене чыныктыру, төрле чирләрдән саклау максатында аны 45 градус җылылыктагы суга салалар. Су суынгач, алсу төскә керерлек итеп марганцовка өстиләр һәм шунда 15-20 минут тоталар. Аннан бүлбеләрне юып, киптереп, якты һәм салкынча урынга салалар.

   Апрель ахырында боларны эшләп, бүлбеләрне картон тартмаларга, һәр рәт арасына гәзит салып, җылы урынга куялар. Бу көчле шытымнар барлыкка килсен өчен кирәк. Моның өчен атна-ун көн вакыт җитә.

Фото: dom-dacha-sad.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: