Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
9 апрель 2023, 10:27

Умырзаялар чәчәк атты, дуслар!

Балачакта умырзаялар күрер өчен кайда карны, кайда пычракны ерып ерак урманга ашыга идек.

Умырзаялар чәчәк атты, дуслар!
Умырзаялар чәчәк атты, дуслар!

Балачакта умырзаялар күрер өчен кайда карны, кайда пычракны ерып ерак урманга ашыга идек. Әниләр бармак янап: “чәчәкләргә карап сокланыгыз гына, өзә күрмәгез, ул бик агулы!” дип кисәтәләр иде...

   Өзмәдек, соклана һәм җиргә ята язып исни һәм зууур бурычны үтәгән кебек өйгә кайта идек. Ул чакта төшереп алырга бүгенгедәй телефоннары да булмады, ләкин нәкъ менә шул балачакның чагу  умырзаялары күз алдында тора бит!

   Бүген инде урманнарга да ашыкмыйбыз, ә бакча умырзаяларын үзебездә үстерәбез. “Крокуслар” дип атала алар. Менә бит нинди матурлар, сокланып туймаслык үзләре!

Фото: автор фотосурәте.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: