Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
9 апрель 2023, 16:21

Җиләкне иртәрәк ашыйм әле дисәң...

   Хуш исле бакча җиләгенең 10-15 көнгә иртәрәк өлге­рүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортлары­ның өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз.

Җиләкне иртәрәк ашыйм әле дисәң...
Җиләкне иртәрәк ашыйм әле дисәң...

   Хуш исле бакча җиләгенең 10-15 көнгә иртәрәк өлге­рүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортлары­ның өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз.

   Моңа ирешү өчен шулай ук берәр түтәл җиләк үсентеләрен башта язгы коктейль белән сыйларга кирәк булыр. Коктейль болай әзерләнә: 2 ярмачык “Здоровый сад”, 2 ярмачык “Экоберин”, 2 тамчы “Циркон”, 6 тамчы “Фитоверм”, 4 тамчы “Унифлор-рост” препаратларын 1 литр суга салып бутыйбыз. Ярмачыкларны башта 100 г. суда эретергә киңәш ителә. Сыйны сипкәч, җиләк өсләрен ике катлы лутрасил белән капларга киңәш ителә. Пленка белән дә капларга мөмкин, тик аны үсентеләргә тиеп тормаслык итеп, дугалар өстенә җәегез. Шул ук вакытта узган ел гына утырт­кан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, аларны туфракка батырып куегыз.

   Күпьеллык яшелчә культуралары (батун-суган, рәваҗ, кузгалак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартыгыз.

Фото: supersadovnik.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: