Туфрак әле бик дымлы чакта, кар эреп бетү белән үк, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә.
Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакчагызда бакча җиләге үстерсәгез, анда бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.
Бу айда кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыралар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дәвамында чыныктыралар, ягъни 0+2°Сб температурада тоталар).
Фото: sad.usadbaonline.ru