Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
18 март 2023, 13:20

Алмагач нинди туфракта яхшы үсә?

Узган ел авылда иске генә йорт сатып алдык.

Алмагач нинди туфракта яхшы үсә?
Алмагач нинди туфракта яхшы үсә?

   “Бакчачы” сәхифәсенә килгән сорау:

   Узган ел авылда иске генә йорт сатып алдык. Быел шуны ремонтлап, җиләк-җимеш агачлары утыртырга ниятлибез. Алар өчен нинди туфрак әйбәт?

   Җавап:

   Алмагач җиңел туфракларда, тирән кәсле, уртача балчыклырак һәм дә комсу туфракта яхшы үсә, уңыш бирә.

 Груша исә гумуска бай булган тыгыз балчыклы туфракны ярата. Чиягә килгәндә, ул комлы туфраклы, бераз авышрак урыннарны, тау битләрен үз итә. Күпләребез яратып үстергән слива дымлы балчыклы җирдә әйбәт үсә. Дым җитмәүне күтәрә алмый.

   Баштан ук бкчагыздагы туфракның нинди булуын ачыклап, шуңа ярашлы итеп аны баетырга һәм формалаштырырга кирәк булачак.

Фото:  7dach.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: