Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
1 март 2023, 12:35

Яшел суган ашыйм дисәгез

Тәрәзә төбендә үстерергә мөмкин.

befile.fu
Фото:befile.fu

Яшел укроп, кыяклы суган, хәтта яшь кыярны  үстерер өчен язны көтеп тә тормаска була, чөнки күп кенә яшелчәләрне өйдә – тәрәзә төбендә дә үстерергә мөмкин.

Мәсәлән, суган үстерергә мөмкин. Моның өчен күп кыяк бирердәй суганны сайлап алырга кирәк. Суган никадәр эрерәк булса, уңыш та шулкадәр зуррак була. Суганны тартмаларда да, гөл савытына да тезеп утыртып үстерергә була, ләкин иң отышлысы суганны күкәйдән бушап калган картон савытка утыртып үстерү.

Моның өчен пластик тартма, картон савыт, җылы су һәм суган кирәк була. Пластик тартмага су салып, аның өстенә күкәйдән бушаган картон савытны утыртабыз. Суганнарны утыртыр алдыннан 10 минут 40 градуслы җылылыктагы суда тотып алабыз. Шуннан картон савытның һәр бүлегенә берәр суганны урнаштырабыз. Су кимегән саен өстәргә кирәк. Бик тиздән суганның яшел үсентеләре дә күренә башлаячак.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: