Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
22 февраль 2023, 16:29

Кәбестәгез бирешмиме?

Базда сакланучы бәрәңге һәм яшелчәләрнең торышын тикшерегез.

Кәбестәгез бирешмиме?
Кәбестәгез бирешмиме?

Базда сакланучы бәрәңге һәм яшелчәләрнең торышын тикшерегез. Бозыла төшкәннәрен ташлагыз яки эшкәртегез. Әгәр аларны ком белән аралаштырып саклыйсыз икән, ком өстәгез. Бу чорда еш кына суганнар чери башлый, аларга игътибар итегез.

  Бәрәңгеләрегез шыта башлаган икән, шытымнарны өзеп торыгыз.  Ә менә утырту өчен әзерләнгән бәрәңгедән шытымны 2 тапкырдан да артык өзәргә ярамый, юкса, уңыш аз булачак.

   Әгәр дә  саклаудагы кәбестә дә бирешә башлый, аның өске яфракларын чистартып торыгыз. Әгәр кәбестә күчәннәрегез әлегә күп икән, тәҗрибәле бакчачылар аларны карга күмеп сакларга киңәш итә. Моның өчен өй ышыгында, кояш карамаган җирдә, карны тыгызлап, кәбестәләрнең күчәннәрен өскә каратып тезәргә һәм араларына кар тутырырга кирәк. Кәбестәләрне берничә рәт тезәргә мөмкин, шул ук вакытта өскә табан рәтләр тарая барырга тиеш. Өстән 1 метр чамасы калынлыкта кар өеп, аннан агач чүбе белән (бу кар эремәсен өчен кирәк!) каплыйбыз. Болай иткәндә сез яз уртасына кадәр бакчагызда үскән кәбестәне рәхәтләнеп ашый алырсыз.

Фото: rybinskblog.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: