Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
22 февраль 2023, 15:52

Февральдә бакча эшләре

Февраль аенда бакчага чыксаң, еш кына “шырт” иткән тавышны ишетергә мөмкин. Бу – салкыннан агач кайрылары шартлап ярыла һәм анда салкын үтеп керерлек ярыклар барлыкка килә дигән сүз.

   Сәбәбе – көндез агачлар чагу кояш астында ныклап җылына, ә төнлә бик тиз суына. Язын, көннәр җылыткач, ярыклардан агач тукымаларына үтеп кергән зарарлы гөмбәчекләр кайрыны һәм агачның үзәген зарарлый, черүгә китерә.

   Бакчадагы агачларның кайрылары каты салкында зыян алмаганмы икәнен февраль аенда тикшерә башларга кирәк: мәсәлән, штамб һәм төп ботаклар башланган җирдә көздән буялган акбур бетмәгәнме (кирәк икән, кабат известь сөте белән сылап куегыз)?

Фото: dachnyuchastok.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: