+21 °С
Болытлы
Айның соңгы декадасында яшел тәмләткеч өчен тәрәзә төбендә суган үстерә башларга вакыт җитә. Моның өчен күп кыяк бирердәй суганны сайлап алырга кирәк. Аеруча “Бессоновский местный”, Погарский, Арзамасский, Ростовский, Спасский сортлары яхшы, чөнки алар 3-5 яфрак формалаштыра.
Суган никадәр эрерәк булса, уңыш та шулкадәр зуррак була. Суганны тартмаларда да, гөл савытына да тезеп утыртып үстерергә була. Бу максатка шулай ук күпьеллык суганнар – шнитт һәм батун да бара.
Фото: adfarm.ru