+13 °С
Болытлы
Нәкъ менә әле кар аз булган чорда кышкы һәм язгы прививка өчен чыбыкчалар әзерләргә мөмкин.
Аларны, иң яхшысы, кар өеме астында саклау: башта чыбыкчаларны кар белән бергә пленкага төрегез, аннан кар астына тыгыгыз. Әгәр кар төшәргә өлгермәгән икән, чыбыкчаларны суыткычта саклый аласыз, ләкин моның өчен аларны 2-3кә бүлеп,кыскарак итеп кисегез, аннан юеш тукымага яки кәгазьгә урагыз, аннан пакетны бәйләп, алма, грушаларга кышын прививкалау өчен подвалга яки суыткычка куегез.
Фото: mtdata.ru