Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
20 ноябрь 2022, 11:32

Тозладыгызмы әле?

Кәбестә тозлар чор җитте. Бүген сезнең игътибарга бер гади дә, тәмле дә рецепт тәкъдим итәбез.

Тозладыгызмы әле?
Тозладыгызмы әле?

Кәбестә тозлар чор җитте. Бүген сезнең игътибарга бер гади дә, тәмле дә рецепт тәкъдим итәбез.

   Башта кәбестәне вак итеп турап, кыргычтан уылган кишер һәм укроп салып, 3 литрлы чиста банкага тутырабыз (ләкин артык тыгызламыйбыз).

   Тозлык әзерләү өчен: кайнап суытылган 1 литрдан артыграк суга (1 литр+1 стакан) 1,5 аш кашыгы тоз салып кәбестәле банкага агызабыз. Өстен япмыйча 2 көн тотабыз. Бу вакыт эчендә су банкадан агып чыгарга мөмкин, шуңа күрә банканы табакка утырту кирәк. Агып чыккан суны кире банкага салабыз. Ике көннән соң кәбестә тутырылган банкадагы суны кире агызып, 1,5 калак шикәр комы салып, кайнатып чыгарып һәм суытып, кире банкага салабыз. Мондый ысул белән тозланган кәбестә телне йотарлык тәмле була.

Фото: aif.by/

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: