Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
18 ноябрь 2022, 14:53

Роза куакларын ябарга вакыт!

Ләкин артык пошаманга төшәргә ашыкмагыз...

Роза куакларын ябарга вакыт!
Роза куакларын ябарга вакыт!

Бу айда барлык розаларны да ябалар. Моннан алда куакларны кисеп, күмеп, 20 см. калынлыкта коры яфраклар белән ябып, каркас белән капларга һәм җылытучы материал яки пленка белән җылытырга өлгерүчеләр булгандыр.

   Ә менә бүгенге салкыннар һәм кар явуны көтмәгәннәр өчен һава торышы – зур сынау булды. Ләкин артык пошаманга төшәргә ашыкмагыз. Эш шунда, безнең төбәктә үсә торган роза куаклары һава температурасы 10 градуска кадәр салкынайткач кына харап булырга мөмкин. Ә андый суыклар әлеге көнгә кадәр күзәтелмәде.

   Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә һава торышының бер җылытып, бер салкынайтуы көтелә. Шуңа да, урамда һава температурасы минус 10 градуска кадәр төшкәнче розаларны яба башларга вакыт бар. Ләкин көннәр җылырак чакта әле җилләтү өчен аралык калдырырга кирәклеге хакында онытмыйк. Салкыннар даимигә әверелгәч, тулысынча ябып бетәргә дә була.

Фото: eco-land.by

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: