Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
9 ноябрь 2022, 22:49

Матур да, файдасы да зур!

  *Көннәр җылынгач, агачлар язын вакытыннан алда уянып, бөреләрен салкыннар куырмасын өчен, агач кәүсәләренә бу чорда известь сөте сибәргә киңәш ителә.

Матур да, файдасы да зур!
Матур да, файдасы да зур!

  *Көннәр җылынгач, агачлар язын вакытыннан алда уянып, бөреләрен салкыннар куырмасын өчен, агач кәүсәләренә бу чорда известь сөте сибәргә киңәш ителә. Известь эремәсеннән торган юка гына элпә бөре һәм яшь ботакларны каплар һәм аларны киптерүче җилләрдән, кояшта янудан һәм һава температурасының тибрәнешләреннән саклар.

   *Бакчадагы яфрак һәм агач ботакларын ай ахырына кадәр, беренче кар яуганчыга кадәр җыеп бетерегез. Мөмкинлек булса, җиләк-җимеш культуралары төпләрендәге туфракны гөмбәчек авыруларына каршы эшкәртеп калдырыгыз. Моның өчен бер чиләк суга 700 грамм мочевина салып, эремә әзерләгез. Шулай ук составында бакыр булган башка препаратларны да кулланырга була. 

   Ноябрь – бакчачыларның кышкылыкка әзерләнүенә мөмкинлек бирүче соңгы ай. Саклау чараларын вакытында куллану киләсе елда югары уңыш алуга мөмкинлекләр ача.

Фото: 7dach.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: