Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
7 ноябрь 2022, 21:04

Бакча коралыңны юып куй!

*Яздан кара көзгә кадәр безгә хезмәт иткән бакча коралларын да, ниһаять, чистартып, майлап, саклауга куяр вакыт җитте.

Бакча коралыңны юып куй!
Бакча коралыңны юып куй!

   *Яздан кара көзгә кадәр безгә хезмәт иткән бакча коралларын да, ниһаять, чистартып, майлап, саклауга куяр вакыт җитте. Инструментларны майлауга килгәндә, аларның юып киптерелгән тимер өлешләрен машина мае, солидол яки башка коррозиягә каршы чара белән майларга була. Агач сапларны исә олиф яки башка антисептик препаратлар белән эшкәртегез. Саклауга әзерләгән инвентарьне коры һәм ябык бинада сакларга кирәк.

   * Бу айда кар төшкәнче кимерүчеләрнең оялары еш булган тирәгә агулы “тәмләткечләр” таратып чыгыгыз. Кыш алдыннан кимерүчеләр үзләренә салкыннарны үткәрү өчен урын эзли башлый. Алар хәтта кешеләр яшәгән йортларга үтеп керәләр һәм стена яныннан хәрәкәт итәләр. Шуңа плинтуслар өстенә дә алар өчен “сый” куярга онытмагыз.

   * Кар төшкәнче шулай ук агач һәм куакларның скелет ботакларын известь яки ВС-511 маркалы бакча буявы белән буярга өлгерегез. Яшь агачларны (15 яшькә кадәр) чыршы ботаклары яки толь белән урап бәйләп куегыз.

*Көз ахырында озын сабаклы куакларны, атап әйткәндә, кура җиләге, кара җиләк һ.б. җиргә иеп, тимерчыбыклар белән ныгытып куялар.

Фото: syperdacha.ru               

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: