Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
3 ноябрь 2022, 13:46

Ноябрьдә бакча мәшәкатьләре...

   Көзнең соңгы аена да аяк бастык...

Ноябрьдә бакча мәшәкатьләре...
Ноябрьдә бакча мәшәкатьләре...

   Көзнең соңгы аена да аяк бастык. Ата-бабаларыбыз аны хәтта кыш башы дип тә атаганнар. Тик... бу айда бакчачылар  рәхәтләнеп ял итә дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Ни өчен дигәндә, тәүге салкыннар башлану белән башкарасы эшләр әле шактый...

                                   Бик кирәкле белешмә

   *Бу чорда җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары кышкы йокыга китәргә әзерләнә. Берьеллык ботаклар астан-өскә табан өлгерә. Шуны искә алыгыз: әгәр туфракта азот – күбрәк, ә калий азрак икән, ботакның өске өлешләре өлгереп җитешә алмый. Игътибарлы бакчачы моны ботак очларында коелмый калган яшел яфракларга карап белә.

   Бу айда без бакчабызны ныклап тикшереп, кышка әзерлек өчен әлегә башкарып өлгермәгән эшләрне тәмамлап куярга тиешбез. Мәсәлән, җимеш агачларының кәүсә тирәли мүлчәләнгән булуы яхшы. Чөнки кышның тәүге яртысындагы каты салкыннар, әле кар ятып өлгермәгәнлектән, агачлар тамырына зур зыян салырга мөмкин.

                                   Мүлчәсез булмый гына...

    *Торф, черемә, тирес, агач чүбе һәм коелган яфраклар белән мүлчәләү яхшы нәтиҗәләр бирә. Мүлчәнең калынлыгы 8-10 см.дан ким булмасын.

   *Бу айда шулай ук кышкылыкка агач ботакларын бәйләүне дә тәмамлыйлар.

Фото: 7dach.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: