Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
24 октябрь 2022, 19:01

Үзебез витаминны бик яратабыз бит

Башкалар да аңа мохтаҗ...

Үзебез витаминны бик яратабыз бит
Үзебез витаминны бик яратабыз бит

Агач-куакларны туфракка утырткан вакытта күпме ашлама

кертелгәннән чыгып, һәр 3-4 ел саен агач-куакларга өстәмә рәвештә витаминнар салып торырга кирәк.

  • Мисал өчен, 10 яшьтән яшьрәк агач төбенә, 1 кв.м. туфракка, 1 аш

кашыгы “серокислый калий” Һәм 2 аш кашыгы суперфосфат

исәбеннән ашлама өстиләр. Ә аннан өлкән яшьтәгеләре төбенә

ашламаны ике тапкырга күбрәк кертергә киңәш ителә.

  • Салкыннар башлануга күпчелек корткычлар

кышкылыкка җылы урын эзли башлый. Кайсылары туфрак астына

урнаша, кемнәре кайры астында урын били. Беренчеләре белән

көрәштә көзен туфракны казып калдыру ярдәм итсә, икенчеләре

белән кәүсәне чистарту уңышлы була. Моның өчен

кайрыларнының бозылган урыннарын агач көрәкчек яки каты

щетка белән ышкып чистартырга туры килер. Ләкин кәүсәне тазарту

эшендә тимер кыргычлар яки щеткалар кулланырга ярамый.

  • Әйткәндәй, чистарту тәмамланганнан соң кәүсәләрне гөмбәчекләргә каршы

тимер яки бакыр купоросы белән эшкәртегез (10 л.суга 300 г.).

ХОМ белән дә мөмкин (10 л. суга 30-40 г. препарат салына).

  • Агачларның кәүсә тирәләрен мүлчәләгез. Көзге мүлчәләү берьюлы

берничә проблеманы хәл итәргә булыша: дым саклый, кинәт

туфрак туңудан саклый, шулай ук ашлама да булып тора.

Әйткәндәй, мүлчәнең калынлыгы 5-10 см. булырга тиеш.

Фото: supersadovnik.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: