Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
21 октябрь 2022, 17:21

Чәчәкләр бакчасы да кышка әзерләнә

   Моның өчен катлаулы булмаган, ләкин бик тә мөһим эшләрне вакытында башкарырга кирәк булачак.

Чәчәкләр бакчасы да кышка әзерләнә
Чәчәкләр бакчасы да кышка әзерләнә

   Моның өчен катлаулы булмаган, ләкин бик тә мөһим эшләрне вакытында башкарырга кирәк булачак.

  1. Бүген бик күпләр йорт алдында буачык булдыра. Инде аны

чистартып, ябып куярга вакыт җитте. Андагы фонтан һ.б.

корылмаларны киптереп, өйдә сакларга киңәш ителә. Әгәр

буагыз зур түгел һәм анда төнбоеклар үсә, балыклар яши икән

(мәйданы 20 кв.м.дан азрак һәм тирәнлеге 0,8 м.дан ким

булса), суын түгегез, чәчәкләрен-балыкларын уңайлы шартлар

булган урынга урнаштырыгыз.

  1. Суда үсүче гөлләрне төбенә кадәр кисәләр, ә кышка

чыдамсызларын салкынча бинага урнаштыралар.

  1. Октябрь аенда роза куакларыннан чыбыкчалар әзерләп

куегыз. Моның өчен өлгергән ботаклардан чыбыкчалар кисеп

алып, аларның сортларын язып, сфагнум салынган пакетта

(бакча кибетләрендә сатыла) суыткычның яшелчәләр саклый торган

тартмасында саклыйлар. Февральдә аларны утыртырга мөмкин

булачак.

  1. Яз көннәрендә чәчәк атачак суганчалы чәчәкләрне һәм

берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын утыртыр вакыт җитте.

10-15 см. тирәнлектәге туфракта температура 5-9 градуска

кадәр төшүгә лалә һәм гиацинт суганчаларын утырталар. Әгәр

моны иртәрәк эшләсәң, алар вакытыннан алда уянып, харап

булачаклар. Бу чорда шулай ук тырнак гөле, иберис,

эшшольция һ.б. чәчәкләр орлыгын да чәчәләр.

  1. Матур чәчәк атучы гөлләр киләсе елда да сезне

шатландырсын дисәгез, аларны кышка дөрес әзерләгез.

Октябрь ахырына табан чалмабаш, клематис һәм эре яфраклы

гортензияләрне каплый башлыйлар. Ә розаларга килгәндә,

бакча патшабикәләрен әле киләсе айда гына ябарга кирәк

булыр. Ә менә аларның төпләрен йомшарта-күмә башларга

була.

Фото: our-villa.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: