Көз көннәрендә фосфорлы-калийлы ашлама кулланырга тәкъдим ителә, аларны су сипкәндә кертәләр. Бакча җиләгенә утын көле сибәргә мөмкин.
Суган-сарымсак һ.б. бушаган түтәлләргә җәен сидератлар чәчкән булсагыз, горчица һәм кузаклы культураларны чабып ташларга вакыт. Аннан җирне казып чыгарга кирәк булыр. Ә менә теплица һәм парникларга, киресенчә, люпин, клевер яки люцернаны кышкылыкка чәчеп калдырыгыз. Тик чәчәр алдыннан теплицаны чистартып-эшкәртергә онытмагыз.
*Октябрь ахырына табан җылы-коры көннәр була әле. Шул вакытта клумбаларда, чәчәк утырта торган башка урыннарда тәртип булдырыгыз. Чәчәк атып беткән берьеллык чәчәкләрне төпләре белән йолкыгыз, ә чәчәк атып утырган бәрхет гөлләрен һәм георгиннарның кипкән чәчәкләрен өзә барыгыз.
* Күпьеллык чәчәкләр, гадәттә, артык үрчеп китә. Аларны кисеп-йолкып, “тәртипкә кертеп” торыгыз, юкса, аларның бар бакчаны басуы бар. Бу чорда клематисларны җиргә төшерәләр. Аларның төбен торф белән ябарга киңәш ителә.
*Көннәр туңдырганга кадәр канналар, гладиолуслар, георгиннарны казып алыгыз һәм базга сакларга куйганчы, яхшылап киптерегез. Бу аларны черүдән саклаячак.
*Айның соңгы ункөнлегендә розаларны кышкылыкка туфрак белән күмегез. Һәм таучык биеклегендә калдырып ботакларын кисегез. Әгәр көннәр бик суык тора икән, нарат ботаклары белән каплагыз.
Фото: vokrugsada.ru