Кәбестәне тамыры белән чокып алыгыз, аннан төбен кисеп ташлагыз. Брюссель кәбестәсенең уңышы яхшымы? Аны базыгызга кертеп, тамыры белән балчыклы чиләккә утырта аласыз – ай ярымга кадәр өзеп кенә алган кебек сакланачак. Шулай ук порей-суганны балчыкка утыртырга була – ул 3 айга кадәр яхшы сакланачак.
*Соң өлгерә торган сортлы чәчәкле кәбестәләр кырауларга кадәр өлгерә алмый. Аларны җылы парникка тамырлары белән казып алып, кертеп утыртыгыз. Ул әле үсеп, өлгерәчәк. Бу чорда күпьеллык яшелчәләрне күчереп утыртырга мөмкин: эстрагон, кузгалак, рәвәҗ һ.б.
*Октябрьдә һәр агач һәм куакка мул итеп су сибегез. Әгәр дә һава торышы коры тора икән – су сибү тамырларны ныгытачак һәм кышын туңудан саклаячак.
Фото: maam.ru