Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
23 сентябрь 2022, 15:04

Кан басымы гына димә...

Аның бик күп куркыныч чирләргә китерүе билгеле...

Кан басымы гына димә...
Кан басымы гына димә...

Кан басымының югары булуы белән интегүче өлкән яшьтәге кешеләр, аның белән авырмаган яшьтәшләре белән чагыштырганда, эпилепсия белән 2,44 тапкырга ешрак авырый икән.

   Шикәр чире, тәмәке тарту һ.б. факторларның мондый тәэсире исә расланмаган.

   АКШның Бостон университеты галиме Мария Стефанида белдерүенчә, эпилепсия белән авырый башлау авыруларның өчтән берендә балачакта түгел, ә өлкән яшьтә башланган. Бу каһәрле чир өлкән яшьтәгеләр арасында киң таралган инсульт һәм деменциядән кала, өченче урынны били. Галим әйтүенчә, еллар үткән саен югары кан басымы белән интегүчеләр саны бар дөньяда арта барачак. Эпилепсия белән авырмас өчен аларга кан басымын нормальләштерергә кирәк.

Фото: medportal.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: