Сентябрьдә әле бакчачының мәшәкатьләре бихисап.
Кура җиләге, бакча җиләге һ.б. җиләкләрнең рәт араларын кышкылыкка йомшартмыйча калдырмагыз. Юкса, салкыннар башланганга кадәр чүп үләннәре үрчергә һәм бар мәйданны басып алып өлгерергә мөмкиннәр. Алардан котылу өчен тамырларын казып алыгыз яки гербицид сибегез. Шуннан соң гына җирне йомшартып, аны торф, агач чүбе, черемә белән мүлчәләгез.
Быелгы кызу, яңгырларсыз җәйдән соң мул итеп су сибү чарасын күрегез. Агач төпләренә дым 1-1,5 метрга кадәр үтеп керерлек булсын. Моның өчен яшь агачларга – 40 л., зурларына – 50-70 л., ә аеруча эреләренә 100 л. су сибү мөһим.
Игьтибар: бу кадәр зур күләмдәге суны агачлардан күпчелек яфраклар коелганнан соң гына сибәргә кирәк.
Фото: www.ogorod.ru