Сентябрь, көз ае булса да, иркенләр вакыт түгел. Тәҗрибәле бакчачылар яхшы белә: бу чорда әле дистәләрчә кичектергесез эш көтә. Бакчада бүген дә тормыш гөрли, димәк, кул кушырып утырырга һич вакыт юк.
Бакчадагы иң мөһим бурычлар
Агачлардан һәм куаклардан яфраклар коелмас һәм кышлаучы корткычлар туфракка чуммас борын бакчаны инсектисидлар белән эшкәртергә мөмкин. Бу максатка Актара, Инта-Вир яки аның аналоглары яхшы булачак. Эшкәртү кебек җаваплы эшне октябрьгә калдырмау яхшы – юкса, күп корткычлар тирән туфракка күмелергә өлгерерләр. Моннан тыш, яфраклар коелганнан соң агачларны башка чаралар белән дә эшкәртәсе бар әле.
Фото: profermu.com
----------------------------------------------------
Әйе, сентябрьдә инде күпчелек яшелчә-җимешләр җыеп саклауга куелган, кышкылыкка дип ябылган банкалар базларга төшерелгән, җәйге чәчәкләр дә киләсе мизгелгә кадәр саубуллашкан була. Ләкин, эшләр әле күп дидек, шулай булгач, салкын төннәр һәм беренче көзге яңгырлар безнең эшләргә киртә булырга тиеш түгел, чөнки киләсе елгы уңыш өчен бүгеннән тырышлык салу мөһим.