Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
18 июнь 2022, 08:19

Җәй көне бакчада...

Агач, куакларны тәрбиялибез.

Җәй көне бакчада...
Җәй көне бакчада...

Агач, куакларны тәрбиялибез.

Җылы көннәр башлану белән бакчада үскән балан агачын кара бетләр баса башлый. Аннан корткычлар карлыганга, чиягә, сливага күчә. Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк.

Бу очракта халык чаралары ярдәмгә килер. Меңьяфрак (тысячелистник) һәм әремне кәстрүлгә салып, өстенә кайнар су коялар да 5-10 минут кайнаталар. Суынгач, шуңа су өстәп, үсемлекләргә сибәләр.

Сарымсак, суган кабыгын кайнатып сибү дә - зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәштә яхшы ысул. Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була.

Әгәр инде яшел, кара бетләр күпләп сырган булса, 10 литр суга бер аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе кушып сиптерегез. Бер-ике тапкыр кабатлаганнан соң, зарарлы корткычлар юкка чыгар.

Тәҗрибәле бакчачылар корткычларга каршы үсемлек төнәтмәләрен уңышлы куллана. Мәсәлән, тәмәке төнәтмәсен сут имүче бетләргә, бөрчәләргә һәм башка кортларга каршы сибәргә була. Эсседә кәбестәләрне сырган кара бөрчәләрне нәкъ менә көл һәм тәмәке төнәтмәсе куркыта да инде. Төнәтмәне ясаганда бераз ачы сабын кушып җибәрергә онытмагыз. Тик мондый эшләрне иртән кояш кыздыра башлаганчы, яки кичтән башкарырга кирәк.

Җәй көне бакчада...
Җәй көне бакчада...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: