Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
20 Май 2022, 19:24

Бакча җиләгенең яфрагы нигә кызара?

Белгеч җавап бирә. 

ogorodnic.com
Фото:ogorodnic.com

Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова: 

– Азот җитмәгәнлектән бу. Түбәндәге рецепт белән ясалган  катнашма кулланып карагыз әле. Иң элек, туфрагы дымлы булсын өчен, гади су сибәсе. Аннан соң 10 литр суга 2–5 грамм бор кислотасы, 1 аш кашыгы йод, 2 грамм марганцовка һәм 2 аш кашыгы нашатырь спирты салып, катнашма ясыйсы. Һәр төпкә, яфракларына да тидереп, 1 литр чамасы катнашма сибәсе. Бу максатта 10 процентлы нашатырь спиртыннан (10 литр суга 40 мл), водород перекисе (1 литр суга 2 аш кашыгы), нитроаммофоска (10 литр суга 1 аш кашыгы), мочевинадан (10 литр суга 1 шырпы кабы) да файдаланырга мөмкин. 

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Читайте нас: