Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
15 Май 2022, 13:32

Сарымсак кыягы ник саргая?

Сарымсак кыягы саргайса, зур уңыш алып булмаячак.

Сарымсак кыягы ник саргая?
Сарымсак кыягы ник саргая?

Сарымсак кыягы саргаю күренеше ел саен күзәтелергә мөмкин, әмма аны тиз арада бетерүгә өлгәшеп була. Минераль ашламалар ашыгыч тукландыру өчен яраклы: аммиак селитрасы, карбамидны суда эретеп, сарымсак кыягы өстенә коялар (ун литр суга бер аш кашыгы).

Тузганак һәм кычытканның әчетелгән сыекчасы да ярдәмгә киләчәк. Өстәвенә, мондый сыекча белән тукландыру туфракны җанлы һәм уңдырышлы итә. Кош тизәген сыеклап, әчетеп сибү дә кыякларның яшеллеген тергезә ала. Тик аны сыек кына итеп әзерләргә кирәклеген истән чыгармагыз, юкса киресенчә, кыякларны яндырырга мөмкинсез.

Сыекчалар белән тукландырганнан соң сарымсак түтәлен йомшартып чыгарга кирәк. Сарымсак кыякларының саргаюын ни кадәр иртәрәк бетерәсез, сарымсагыгыз да шулкадәр иртәрәк һәм эрерәк булып өлгерәчәк.

Фото:ekosad-vsem.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: