Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
10 ноябрь 2021, 16:00

Марат Шәйбәков: "Сөенеп туя алмыйм!"

Үзең салдыңмы ул өйне?

Марат Шәйбәков: "Сөенеп туя алмыйм!"
Марат Шәйбәков: "Сөенеп туя алмыйм!"

Үзең салдыңмы ул өйне?

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков зур сөенече белән уртаклаша: “Ниһаять, йортыбызга күчендек. Өйне 6 ел дигәндә төзеп бетердек. Өй салырга исәп юк иде алай. Мөнир абый исемле бик яхшы дустым бар. Ул алып барып җирне күрсәтте дә, тәвәккәлләргә булдым. Мөнир абый башыннан ахырына кадәр һәрвакыт ярдәм итте. Узган ялларда яңа нигезгә Коръән укыттык. Ашка күрше-тирәне, туган-тумачаны чакырдык. Вакытында салып чыктым дип сөенеп туя алмыйм. Үзегез күрәсез, концертлар юк, артистларның хәле авыр”- , дип белдергән ул Матбугат.руга.
Өй сала торган заманалар үтеп бара бугай инде, һич югы, әле бу эшләрне күпләр туктатып торырга мәҗбүр. "Түл"ең калын булгандыр, Марат дус, өеңне өеп куйгансың! Исәнлектә-саулыкта игелеген күрегез. Тик менә үзең төзедеңме соң ул өйне, дип сорыйсы иттем әле? ВКдагы 304 фотосурәтеңне кабат карап чыктым, барысында тәтәй кәчтүмдә – сәхнәдә дә, туйда, понимаешь. Кадак, чүкеч тоткан бер фотоңны да күрмәдем, дияр идем, менә, берне таптым! (Шаяртуны аңларсың, шәт) “Артистларның хәле авыр”, дигәннән, пандемия заманында син, ахры, каз сатып акча юнәткәнсеңдер. Матур казларың, симез. Әфарин, Марат, бирешмик!

Яңа өегезнең эче тулы шатлык булсын!

 

Марат Шәйбәков: "Сөенеп туя алмыйм!"
Марат Шәйбәков: "Сөенеп туя алмыйм!"
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: