Октябрь - бакча мизгеленә нәтиҗәләр ясау һәм хаталар
өстендә эшләү ае. Шул ук вакытта октябрь – кышка әзерлекне
башлау чоры да. Бу мөһим айда иң мөһим эшләр хакында
онытып җибәрә күрмик.
Бакчадагы мөһим 10 эш
Аларның төп уңышын сентябрьдә җыялар, ләкин кайсыбер сортлар
октябрь башына гына өлгереп җитә. Саклауга куярга булсагыз,
арага бозыла башлаганнарын кертмәгез. Чөнки алар тиз арада чери
һәм яндагыларны да боза.
башкарыгыз. Әгәр сынган-зарарланган ботаклар бар икән, аларны
кисеп, яндырыгыз. Төр сирәкләү эшләрен тәҗрибәле бакчачылар
язга калдырырга киңәш итә.
кына ышанычны акламый: кайсылары алынып китә алмый,
кайсыларының уңышы түбән яки тәмсез булып чыга. Шуңа да артык
урынны алып тормасыннар өчен алардан вакытында арынырга
кирәк.
черемәсе ясарга яки язын үсентеләр утыртыр өчен туфрак
әзерләргә мөмкин. Шулай ук кышын салкыннан саклау өчен агач-
чәчәк төпләрен мүлчәләүдә дә кулланырга була. Шунысын
онытмыйк: зарарланган яфракларны бу максатларга кулланырга
ярамый, чөнки аларда зарарлы чирләр яки корткычлар булырга
мөмкин.
кертелгәннән чыгып, һәр 3-4 ел саен агач-куакларга өстәмә рәвештә
витаминнар салып торырга кирәк.
Мәсәлән, 10 яшьтән яшьрәк агач төбенә 1 кв.м. туфракка 1 аш
кашыгы “серокислый калий” Һәм 2 аш кашыгы суперфосфат
исәбеннән ашлама өстиләр. Ә аннан өлкән яшьтәгеләре төбенә
ашламаны ике тапкырга күбрәк кертергә киңәш ителә.
кышкылыкка җылы урын эзли башлый. Кайсылары туфрак астына
урнаша, кемнәре кайры астында урын били. Беренчеләре белән
көрәштә көзен туфракны казып калдыру ярдәм итсә, икенчеләре
белән кәүсәне чистарту уңышлы була. Моның өчен
кайрыларнының бозылган урыннарын агач көрәкчек яки каты
щетка белән ышкып чистартырга туры килер. Ләкин кәүсәне тазарту
эшендә тимер кыргычлар яки щеткалар кулланырга ярамый.
тимер яки бакыр купоросы белән эшкәртегез (10 л.суга 300 г.) яки
ХОМ белән (10 л. суга 30-40 г. препарат салына).
берничә проблеманы хәл итәргә булыша: дым саклый, кинәт
туфрак туңудан саклый, шулай ук ашлама да булып тора.
Әйткәндәй, мүлчәнең калынлыгы 5-10 см. булырга тиеш.
аларны салкыннарга кадәр утыртып калырга өлгермәсәгез, җиргә
күмеп торыгыз, ә язын утыртырга мөмкин булачак.
аклау агачларны кышкы салкыннардан һәм чагу кояш нурларыннан
саклый. Агарту эшләрен тик һава температурасы 5 градустан
югарырак булганда һәм яңгырсыз көннәрдә генә башкарырга
кирәк.
Фото: u-f.ru/article