Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
5 август 2021, 17:55

Әнис җыяр вакыт

Ул иң борынгы тәмләткечләрнең берсе.

Әнис җыяр вакыт
Әнис җыяр вакыт

Әлеге үсемлекнең файдалы үзлекләре инде Борынгы Римда ук билгеле була, аны медицинада да, кулинариядә дә киң кулланганнар.

Әнис орлыкларында үсемлек майлары күп саклана. Шуңа да үсемлекнең хуш исе һәм аның файдалы үзлекләре тулысынча диярлек орлыкларында була. Әнистә майлы кислоталар, шикәр, аксымнар һәм углеводлар бар. Ә орлыклары эфир мае алу чыганагы булып тора, ләкин аларда очучан матдәләрнең күләме югары түгел, иң яхшы очракта 5%ка кадәр җитәргә мөмкин.

Медицинада кулланышы: әлеге үсемлек диарея, ашказаны белән бәйле булган авыруларны дәвалаганда, матдәләр алмашын яхшыртуда; шулай ук үпкә ялкынсынуларга каршы кулланыла һәм иммунитетны ныгытуда ярдәм итә.

Нинди ризыклар пешергәндә кулланырга соң? Әнис чөгендер, кыяр, бәрәңге, кәбестә, кишер, яшь кабак, патиссоннардан торган яшелчә ризыкларына өстәлә. Балыкны пешергәндә әнис куллансаң, аның үзенчәлекле исе бетәр. Әлеге тәмләткечне иткә дә өстәргә мөмкин. Еш кына пешекчеләр әнисне сарык һәм бозау итен әзерләгәндә кулланалар, бу итне йомшаграк итә.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: