Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
3 август 2021, 16:11

Ташландык бакчалар

Кайсы очракта ул ташландык санала һәм алар белән нишләргә?

Ташландык бакчалар
Ташландык бакчалар

Кайсы очракта ул ташландык санала һәм алар белән нишләргә?

 

Ташландык бакчалар проблемасы коммерцияле булмаган бакча иптәшлеге оешмалары өчен ул икенче урында торган мәсьәлә. Беренчел торганы – электр белән тәэмин итү, – дип белдерә Русиянең Башкортстан буенча бакчачылар берлеге рәисе  Ринат Мигранов.

«Бакчалар белән мин үзем теләп шөгыльләнәм, шуның белән яшим. Миңа шәхси очрашуга 4-6 кеше килә, көненә 14-15 шалтырату кабул итәм. Электр белән тәэмин итү беренче урында торса, икенче урында хуҗасыз участоклар мәсьәләсе», - ди ул.


Ачыклануынча, бер ташландык бакча булмаган урыннар да бар икән бездә. Ә кайберләрендә, әйтик, Стәрлетамак ягындагы “Тугай”да күбесе ташландык икән.

-Республикада уртача 15 процент хуҗасыз участок бар, - ди Ринат Мигранов.

– Җитәкче булырлык кешеләр табылмау сәбәпле, елына берничә дистә бакча ябыла. Бу оешманы җитәкләү өчен ныклы юридик белемгә ия булырга тиешсең. Яхшы рәис булса, ул барысыннан да взнослар җыя, эш бара.

РФ Дәүләт думасының Башкортстаннан 7нче чакырылыш депутаты Зариф Байгускаров бакча участоклары белән туган проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим иткән иде.

«Җир межаларга бүленгән һәм коммерцияле булмаган  бакча (СНТ) иптәшлегенә теркәлгән икән, аларга участокның хуҗасыз булуын белдереп, аны СНТга тапшыруны сорап, судка бирергә кирәк. Әгәр җир СНТга теркәлмәгән икән, йә муниципалитет, йә Башкортстанның Җир милке министрлыгы бу участокны хуҗасыз дип тануны сорап, судка мөрәҗәгать итә.

 Күп СНТ рәисләре участоклары рәсми теркәлгән хуҗалар  взнос түләргә тиешләрме,дип сорый. Әйе, тиешләр. Түләүдән баш тарткан очракта бу эш судка бирелә, чөнки СНТ әгъзаларының взносы исәбенә яши», - ди парламентарий.

Фото: multilisting.su gorobzor.ru

Ташландык бакчалар
Ташландык бакчалар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: