Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
4 июнь 2021, 11:44

«Үги» ботактан үскән помидор чыдам буламы?

Сез помидорның артык сабакларын сындырып алу кирәклеге турында беләсез. Ә менә шул ук ян сабаклардан чып-чын помидорлар үстереп булуы турында белә идегезме?

Сез помидорның артык сабакларын сындырып алу кирәклеге турында беләсез. Ә менә шул ук ян сабаклардан чып-чын помидорлар үстереп булуы турында белә идегезме?
Бер-ике артык ян сабакны сындырып алып, юеш җиргә чокыр ясап утырталар.Бик кояшлы булса, бераз ябарга киңәш ителә. Ул тамыр җибәрүгә, минераль һәм табиги ашламалар белән 10-12 көн саен тукландырып торырга кирәк.
“Үги” ботаклардан үскән помидор куагы яхшы уңыш бирә, ул авыруларга каршы торучан була, җимешләре дә озак саклана. Шулай ук аның орлыклары 5-6 ел дәвамында тишелеш сәләтен югалтмый һәм кыраулар төшкәнче яхшы үсә.
Фото: i.ytimg.com
Читайте нас: