Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
31 Май 2021, 11:24

Җиләк десертын эшләү җиңел

Бакча җиләкләре дә кызара башлады. Берничә көннән алар күпләп өлгерер һәм рәхәтләнеп сыйлана башларбыз.

Бакча җиләкләре дә кызара башлады. Берничә көннән алар күпләп өлгерер һәм рәхәтләнеп сыйлана башларбыз.
Гел өзеп ашау гына димәгән, менә бу рецепт буенча җиләк десерты да әзерләп сыйланыгыз әле. Аны әзерләү бик тиз, ә тәме гел тел очында сакланып торырлык.
100 грамм җиләккә 10-15 грамм шикәр комы, 50 грамм каймак, 1 киви яки банан, аз гына шоколад кирәк булачак.
Юылган һәм урталай ярылган җиләкләрне креманкага яки кечкенә салатницага салыгыз. Шуңа шикәр комы белән тугланган каймак сибегез. Өстенә кыргычта уылган шоколад сипкәннән соң, киселгән киви телемнәре белән бизәп, якыннарыгызны сыйлагыз.
Фото: chef.tm
Читайте нас: