Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
12 Май 2021, 20:16

Әкәм-төкәм генә димә син...

Яз килү белән адәм балалары гына яшәреп, дәртләнеп китә дип уйлау һич дөрес түгел, бу чорда бакчаларыбызда төрле вируслар, бактерияләр һәм гөмбәчекләр, шулай ук төрле корткычлар да активлаша.

Яз килү белән адәм балалары гына яшәреп, дәртләнеп китә дип уйлау һич дөрес түгел, бу чорда бакчаларыбызда төрле вируслар, бактерияләр һәм гөмбәчекләр, шулай ук төрле корткычлар да активлаша.
Әгәр дә сез роза куакларында яки җимеш агачларында гөмбәчек авыруы билгеләрен күрәсез икән (яфракларда һәм сабакларында тутык таплары яки кара нокталар, яисә корып барган ботаклар), махсус биологик контроль үткән препаратлар белән берничә тапкыр эшкәртергә туры киләчәк.
Бу чорда күпләр бакчага шактый зур зыян салырга сәләтле әкәм-төкәмнәргә дә зарлана. Чөнки алар язын уяналар һәм дымлы көннәрдә үзләрен бакчада аеруча яхшы хис итәләр. Алардан котылу өчен әкәм-төкәмнәр яраткан урыннарга иске плитка куярга киңәш ителә. Менә шулар астына кереп тулачак аларлар һәм аннан үзләрен җыеп алып юк итәсе генә кала.
Лилия культураларына лилейник коңгызлары зыян салмаганмы икәнен гел тикшереп торыгыз. Зыянлаган лилейникларны шунда ук юк итәргә киңәш ителә. Бу максатка һәрчак натураль, экологик яктан зыянсыз көрәш чаралары кулланырга тырышыгыз.
Фото: pikabu.ru
Читайте нас: