Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
8 Май 2021, 20:38

Нәркизегез, лаләләрегез чәчәк аттымы әле?

Суганчалы чәчәкләр язын иң беренчеләрдән булып куандыра.

Суганчалы чәчәкләр язын иң беренчеләрдән булып куандыра. Умырзаялар, крокуслар, нарцисс һәм лаләләр, декоратив суган – барсының да чәчәкләре бакчага нур өстиләр. Ләкин шуны онытырга ярамый: алар чәчәк атып беткәннән соң яфраклары табигый юл белән корырга тиеш. Әнә шундый бакчаны ямьсезрәк күрсәтә торган урыннарны бу чорда яңа компост белән мүлчәләргә кирәк ди тәҗрибәле бакчачылар.
Күпьеллык чәчәкләр. Иртә чәчәк атучы күпьеллыклар – примула, медуница, бадан– беренче чәчәкләрне алыштырып, бакчаларыбызны ямьли. Алардан соң чиратта – аквилегия, песи гөлләре, барвинка һ.б. Аларның берсе дә бакчачыдан артык зур игътибар сорамый: гадәти язгы эшкәртү үткәрсәң – шуңа бик тә риза. Тик вакытында чәчәк атып беткән сабакларын һәм саргайган яфракларын гына кискәләп торырга онытмагыз.
Автор фотосы: бакчадагы бадан гөлем беренчеләрдән булып чәчәк атып сөендерә.
Читайте нас: