Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
8 Май 2021, 15:06

Бакча җиләге дә өлгерер озакламый...

Тик башта түбәндәгеләрне үтә:

Тик башта түбәндәгеләрне үтә:
*Җиләк түтәлләрен ныклап эшкәртегез. Рәт араларын йомшартыгыз һәм ашлагыз. Узган елдан калган, искергән, картайган, зарарланган, җимеш бирергә өлгергән ботакларны, тамыр җибәрергә өлгергән мыекларны, яфракларны җыеп алыгыз.
* Туфракны йомшарту алдыннан мочевина (100 квадрат м җиргә 2,5-3 кг. күләмендә) яки аммиак селитрасы (100 квадрат м җиргә 3-4 кг.) кертергә киңәш ителә. Ашламаларны туфракка, рәт араларына кертәләр һәм черемә, торф, синтетик пленка белән мүлчәлиләр.
Әйткәндәй, май – бакча җиләге утырту өчен менә дигән чор. Бу вакытта утыртылган үсентеләр җиңел алына һәм киләсе елга яхшы уңыш биреп сөендерәчәк.
Май аенда кырау төшүләр булып кына тора, шуңа да һава шартларының үзгәрүен күзәтеп торырга кирәк. Мәсәлән, кырау төшәсе булса, төтен учаклары ягарга мөмкин, бу җимеш агачларының чәчәкләрен суыктан саклаячак. Төтәсләүне бакча җиләге түтәлләрендә дә башкарырга киңәш ителә, ни өчен дигәндә, язгы кыраулардан иң беренче чәчәкләр зыян күрә, ә алар – иң иртә һәм эре уңыш бирүчеләр. Әгәр кичләр салкын тора икән, бакча җиләге түтәлләрен тыгыз кәгазь яки гәзитләр белән ябарга киңәш ителә.
Фото: ogorod.ru
Читайте нас: