Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
6 Май 2021, 11:44

Майда иң мөһим эшләр

Бакчачылар өчен иң җаваплы чор – май аедыр. Бу чорда җыеп алынасы уңыш та, бакчаның торышыһәм барлык яме дә эшләрнең тиешле вакытында башкарылуыннан тора.

Бакчачылар өчен иң җаваплы чор – май аедыр. Бу чорда җыеп алынасы уңыш та, бакчаның торышыһәм барлык яме дә эшләрнең тиешле вакытында башкарылуыннан тора.
Май башы – бакчада зур җыештыру чоры: бар чүп-чар җыеп читкә чыгарыла, тирә-як тәртипкә китерелә. Теплица, парникларны тәртипкә китерегез, аларның пыялаларын юыгыз. Су юлларын чистартыгыз. Бакча инвентарьларын тәртипкә китерергә дә вакыт җитте: аларны актив куллану чоры – борын төбендә генә!
Туфракны мүлчәләү һәм ашлама белән тукландыру
*Куаклар, җимеш агачлары, күпьеллык чәчәкләрнең төпләрен мүлчәләргә кирәк. Моны яңа компост, черемә, яхшы бакча туфрагы белән эшләргә мөмкин. Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр дә диярлек бар.
*Бакчадагы туфракны гел йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып торыгыз, аларга орлыкланырга юл куймагыз.
*Бу айда бакчада очрый торган чирләр һәм төрле корткычлар белән көрәш алып бару мөһим. Җимеш агачлары һәм куакларын химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә. Агачлар чәчәк аткан вакытта, бал кортларын харап итмәү өчен, ядохимикатларны кулланмаска тырышыгыз.
* Үсентеләрне зарарсызландырыр өчен тәҗрибәле бакчачылар ылыслылар, тузганак, тырнакгөл, сарымсак, горчица һ.б. төнәтмәләреннән файдалана. Куерган бакча өчен болар иң яхшы көрәш чаралары.
Фото: i1.wp.com
Читайте нас: