Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
6 Май 2021, 13:48

Каенда яфрак күренсә, бәрәңге утырт!

Ләкин... май аенда салкыннарның кире әйләнеп кайту мөмкинлеге турында һич тә онытырга ярамый.

Бу ай – яшелчәләр һәм төрле декоратив культураларны туфракка утырту чоры. Быел яз иртә килде һәм күп бакчачылар, әле җир дымлы чакта дип, күпчелек яшелчә орлыкларын апрель ахырында ук чәчәргә ашыкты. Кемнәр өлгермәгән – бәйрәмнәр чорында утыртырга бик вакыт! Алдан чәчәргә өлгерүчеләр бу көннәрдә инде артык куе утыртылган суган, салат һ.б. яшел культуралар түтәлләрен сирәкли башлагандыр. Кемнеңдер май бәйрәмнәренә редис, кузгалак, яшел салат, укроп, суганы өлгергәндер. Ләкин... май аенда салкыннарның кире әйләнеп кайту мөмкинлеге турында һич тә онытырга ярамый. Әнә шул салкыннар үткәннән соң гына барсын да туфракка чәчәргә мөмкин дигән сүз.
Яшелчә культураларын халык сынамышларына нигезләнеп утырталар:
*Чаганнарда алкалар күренгәч тә, чөгендер утыртыла;
*Усак чәчәк атуга – кишер чәчәр вакыт җитә;
*Каеннарда яфраклар күренүгә – бәрәңге чәчелә.
Май аенда помидор һ.б. үсентеләрне тәрбияләү эше дәвам итә. Шулай ук кыяр, карбыз, кавын орлыкларын үсенте өчен савытларга утыртыгыз. Май ахырында бакчага утыртылачак яшелчә үсентеләре өчен түтәл әзерләү вакыты да җитә. Үсентеләрнең бер өлешен, салкыннар кабатланганда каплау мөмкинлеген булдырып, ай ахырына табан бакчага утырта башлаганда да була.
Фото: prolife.ru.com
Читайте нас: